Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Тоталь диктант яздылар

Дуслык йортында Тоталь диктант яздылар

admin 09.04.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чираттагы тапкыр «Тоталь диктант» акциясе узды. Акция өчен ике мәйданчык әзерләнгән иде: берсендә катнашучылар стандарт текст яздылар, ә икенчесе чит ил студентлары өчен оештырылган иде. (ФОТО)

Диктантның авторы — рус язучысы, шагыйрә, редактор, тәрҗемәче, сценарист Марина Степнова. Беренче мәйданчыкта текстны ТР Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина укыды.

Татарстанда Марина Степанованың «Яшен» исемле хикәясеннән өченче өзек укылды. Акциянең күп кенә катнашучылары билгеләп үткәнчә, текст быел бик матур булган.

Чит ил студентлары TRuD тестын яздылар, ул рус теле буенча тест һәм диктантның гадиләштергән текстыннан гыйбарәт иде. Катнашучылар өчен текстны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов укыды.

Быел «Тоталь диктант» акциясе Татарстан өчен юбилей чарага әйләнде — ул унынчы тапкыр узды. Бөтен республика буенча 400 дән артык мәйданчык оештырылган иде, анда дистәләгән милләттән булган меңләгән республика халкы диктант яза алды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57