Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР бизнес-предприятиеләре Ассоциациясенең 20 еллыгына чара узды

ТР бизнес-предприятиеләре Ассоциациясенең 20 еллыгына чара узды

admin 28.09.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясенең тантаналы җыелышы узды. Чара Татарстан Республикасы эшкуарларының беренче иҗтимагый оешмасына 20 ел тулуга багышланган иде. (ФОТО)

Бәйрәм чаралары программасын махсус әзерләнгән күргәзмә ачып җибәрде. Кунаклар Ассоциация составына керүче оешмалар һәм фирмалар уңышлары, продукцияләре һәм мөмкинлекләре белән танышты, бизнес тәкъдимнәр белән кызыксынды, үзара хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышты.

Параллель рәвештә түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда, илдәге һәм дөньядагы агымдагы вәзгыятьне исәпкә алып, бизнесны эчке һәм тышкы базарларда таныту мөмкинлекләре каралды.

Моннан тыш мастер-класслар үтте, Ассоциация партнерлары һәм әгъзалары презентацияләр күрсәтте, Омск өлкә эшмәкәрләр берлеге тәҗрибәсе белән танышу һәм хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау узды.

Чараның тантаналы өлешендә Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Советы Рәисе Фәрит Сафин, Ассоциация Президенты Рәфыйк Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар котлау сүләре белән чыгыш ясады. Ассоциациянең күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге, Татарстан Республикасы хакимиятләре ягыннан ярдәм, Ассоциациянең этәргеч көче булган казанышлары һәм кешеләре турында фильм күрсәтелде.

Концерт программасында республиканың, шул исәптән Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының, иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.

Информационный центр ДДнТ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57