Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында ТР Дәүләт Советы комитеты утырышы узды

Дуслык Йортында ТР Дәүләт Советы комитеты утырышы узды

admin 15.11.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. (ФОТО)

Утырыш алдыннан кунаклар өчен Дуслык йорты буенча экскурсия үткәрелде. Аларга Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге юнәлешләре турында сөйләделәр, шулай ук оешманың ресурс базасы һәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе белән таныштырдылар.

Утырыш кысаларында якшәмбе мәктәбе холлында халык һөнәрләре күргәзмәсе оештырылган иде. Мәктәпнең милли бүлекләрендә белем алучы укучылар кунакларны милли киемнәрдән каршы алдылар һәм үз туган телләрендә сәламләделәр.

Чараның спикеры итеп ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов билгеләнде. Докладлар белән Айрат Зарипов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казанның Вахитов районы Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили һәм ТР Бөгелмә районы 8 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, якшәмбе мәктәбенең мордва теле бүлеге укытучысы Раиса Иванова чыгыш ясады.

Докладлар «ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү буенча якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеге» һәм «ТРда гражданнарны патриотик тәрбияләү турында» Татарстан Республикасы законы проекты темасына багышланган иде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57