Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Туган тел көнен билгеләп үттеләр

Дуслык йортында Туган тел көнен билгеләп үттеләр

admin 26.04.2023

Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Ассамблея йөзләрдә» фотокүргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының 30 ел дәвамындагы күпкырлы эшчәнлеген, кызыклы һәм мөһим вакыйгаларын күрергә мөмкин иде. Шулай ук килгән кунаклар фотолар аша милли мәдәният, республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен үстерү, туган телләрне саклауны максат итеп куйган республикадагы милли-мәдәни хәрәкәтнең һәм Ассамблеянең барлыкка килү чоры һәм үсү тарихы белән таныша алдылар.

Күргәзмәне ачу тантанасы кысаларында үз эченә татар һәм рус җыр һәм биюләрен алган концерт программасы да күрсәтелде. Марсель Вагыйзов һәм Марат Галимов, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең татар бүлеге укучысы Алинә Садыйкова һәм «Алтын» мәктәп-студиясе чыгыш ясады.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57