Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Туган тел көненә багышланган концерт узды

Дуслык йортында Туган тел көненә багышланган концерт узды

admin 21.02.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Халыкара Туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Төрле милләттәге артистлар республикада яшәүче халыкларның мәдәниятләре һәм традицияләре төрлелеген күрсәттеләр.

Быел концертны Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчужинки» вокаль ансамбле ачты, аның составында төрле милләт балалары чыгыш ясады. Алар халыклар арасындагы дуслыкка өндәүче җыр башкардылар.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Лилия Сәхбиева бар иде.

Сәхнәдән тамашачыларны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов котлады.

Константин Яковлев ассызыклаганча, илебез халкына мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк. Ирек Илдусович концертта катнашкан һәм үз халкының мәдәниятен һәм телен сакларга тырышкан һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу – эш яки хобби гына түгел, бу –  яшәү рәвеше.

Тантаналы ачылыштан соң сәхнәдә Идел буе һәм Кавказ, Урта һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия халыкларының җыр һәм бию мәдәниятен күрсәттеләр. Беренче тапкыр кытай мәдәнияте тәкъдим ителде.

Концерт залына керер алдыннан тамашачылар Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары тарафыннан оештырылган «Минем яраткан Әлифбам» күргәзмәсен күрә алды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57