21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә, ул ЮНЕСКО карары белән 1999 елның ноябрендә гамәлгә куелды. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты бер көн белән генә чикләнеп калмыйча, атна дәвамында әлеге датага багышланган чаралар циклы оештыра.
Бәйрәм чаралары 19 февральдә ТР башкортларның милли-мәдәни автономиясе үткәргән концерт белән башланып китте. Чарада башкорт биюләре, җырлары башкарылды һәм гореф-гадәтләре күрсәтелде.
20 февральдә азәрбайҗан теле укытучысы Васиф Абдуллаев балалар өчен «Туган тел — азәрбайҗан халкының байлыгы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде.
21 февральдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Туган тел — халык күңеле» дип исемләнгән концерт программасы узды. Сәхнәдә республика территориясендә яшәүче халыкларның җыр һәм бию традицияләрен күрсәтүче иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.
Шулай ук Халыкара туган тел көнендә республикада «Укыйбыз?» онлайн-марафоны старт алды. Флешмобны оештыручылар республика халкына үзләренең яраткан рус әсәрләре яки үзләре иҗат иткән әсәрләр белән социаль челтәрләрдә уртаклашырга тәкъдим итә. Конкурс Халыкара туган тел көнендә – 21 февральдә башланып китте, ә эшләрне кабул итү 3 мартта, Бөтендөнья язучы көнендә тәмамланачак.
21 февраль көнне Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе педагоглары Уфада узучы «Туган телләр палитрасы» милли якшәмбе мәктәпләре фестивалендә катнаштылар. Алар өстәмә белем бирү системасында туган телне һәм мәдәниятне өйрәнү буенча Казан тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары онлайн форматтагы «Туган телнең бәллүр инеше» халыкара чарада катнаштылар. Бу чара өч республиканы берләштерде: Минск шәһәренең үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы (Беларусь), Балалар һәм яшүсмерләр өчен республика китапханәсе (Удмуртия) һәм Республика балалар китапханәсе (Татарстан).
23 февральдә 15:00 сәгатьтә Гарәп студентлары берлеге, дистәләгән Гарәп илләреннән килеп, республика вузларында белем алучы студентларны берләштерүче Туган тел көненә багышланган чара оештыра.
26 февральдә 14:00 сәгатьтә ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе Чуашстанның халык шагыйре Петр Хузангайның тууына 115 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты оештыра. Чара программасында — чуваш халкының җыр, бию һәм фольклор традицияләрен күрсәтүче иҗат коллективлары һәм солистлары чыгышлары. Шулай ук чарада Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең чуваш бүлеге укучылары һәм чуваш шагыйрьләре дә катнашачак. Концертка керү ирекле.
27 февраль көнне 17:30 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Tolles Diktat» Бөтенроссия ачык акциясенең офлайн-өлеше узачак. Теләгән һәркем немец телен ни дәрәҗәдә белүен тикшерә алачак.
Туган тел көнен бәйрәм итү 27 февральдә Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә тематик дәресләр уздыру белән тәмамланачак. Мисалга, грузия бүлеге «Грузин язучысы Илья Чавчавадзе иҗаты» дигән темага дәрес уздырачак, гарәп бүлеге — гарәп теле буенча диктант, мари бүлеге мари шагыйре һәм драматургы Сергей Чавайн иҗаты турында ачык дәрес уздырачак, әрмән бүлеге — әрмән телендә иң яхшы инша конкурсы, ә украин бүлеге Тарас Шевченко иҗаты турында дәрес уздырачак. Чаралар 9:00 сәгатьтә башлана.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге