Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Туган телләр елына йомгак ясадылар

Дуслык йортында Туган телләр елына йомгак ясадылар

admin 17.12.2021

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы узды. Бәйрәм концертында республиканың ике дистәдән артык милләт вәкилләре катнашты. (ФОТО)

Тантананы ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул республиканың барлык муниципаль районнарында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында чаралар оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык кешеләрне котлады һәм рәхмәт белдерде.

«Без 6 меңнән артык төрле чараны муниципаль шәһәр һәм районнарда, республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә уздырдык. Шулай итеп, без республикада яшәүче 170 тән артык халыкның бердәмлегенә, дуслыгына һәм татулыгына үз өлешебезне керттек. Моның бәясе бик зур. Без моны чын күңелдән, гадел эшләдек», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында республикада гына түгел, ә Россиядә һәм чит илләрдә дә яхшы бәя алган Татарстан халыклары Ассамблеясы булышлыгы белән үткән эре чаралар турында искә төшерде:

«Без бүген, Татарстан халыклары Ассамблеясы табылган эш формалары аша республикабыз иминлегенә үз өлешен кертә, дип ныклы ышаныч белән әйтә алабыз».

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин милли мәгариф, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре, ТР Президенты исеменнән акчалата сертификатлар тапшырды. Тантаналы чара концерт белән дәвам итте, анда республиканың төрле халыклары вәкилләре катнашты: татар, рус, чуваш, мари, керәшен, удмурт, мордва, башкорт, Урта Азия, Кавказ, Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия халыклары.

Концерт Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты башкаручылары тарафыннан Идел буе халыклары телләрендәге «Мин яратам сине, Татарстан» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57