Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Тыва Республикасы башлыгы булды

Дуслык Йортында Тыва Республикасы башлыгы булды

admin 11.11.2022

Казанга эш сәфәре кысаларында Тыва Республикасы башлыгы Владислав Ховалыг Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булды.

Кунакны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Тыва Республикасының Мәскәү шәһәрендәге вәкаләтле вәкиле һәм Тува ягыннан Тыва Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Брокерт, Тыва Республикасы Икътисадый үсеш һәм сәнәгать министры Айдыс Сат озата йөрде.

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында оешма директоры Ирек Шәрипов сөйләде. Экскурсия барышында ул кунакларга милли-мәдәни автономияләр офислары, хореография залы, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм Дуслык йортының башка инфраструктура объектларын күрсәтте.

Очрашу ахырында Владислав Ховалыг тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Сабирҗановны мактау билгесе белән бүләкләде.

Кунаклар шулай ук Казан тувиннарының милли-мәдәни автономиясе активистлары белән аралаштылар, Татарстанда Тыва мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча тәкъдимнәрен тыңладылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында «Дуслар җыелган җирдә» проекты концерты узачак
Далее: Нәни кунаклар Дуслык йортындагы күргәзмәне килеп карадылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57