Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Дуслык» галереясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел булуга багышланган «Вакыт аша» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Анда тәкъдим ителгән эшләрнең авторлары — Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Татарстан һәм Чувашия рәссамнары. Алар сәнгать аша күпмилләтле төбәкнең борынгы тарихын тамашачыларга җиткерде. (ВИДЕО)
Ачылыш тантанасы кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов мөрәҗәгать итте. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең андагы халыкларның мәдәниятләрен үстерүгә нык тәэсир итүен билгеләп үтте:
«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү зур мәдәни мәгънәгә ия. Бу дөнья дине аша бу төбәктәге халыкларыбыз дөнья мәдәниятенә кушылды һәм аның аерылгысыз өлешенә әверелде».
Сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиһабиев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фиринат Халиков һәм башка сәнгать җәмәгатьчелеге вәкилләре чыгыш ясады.
Альберт Шиһабиев билгеләп үткәнчә, күргәзмә Татарстан районнарында, Чабаксар һәм Санкт-Петербургта инде күрсәтелгән, һәм шул арада яңа эшләр белән тулыландырылган.
Күргәзмә Халыклар дуслыгы йортында 28 февральгә кадәр эшләячәк. Килеп күрү ирекле.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге