Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Венгрия һәм Татарстанның гомуми тарихын ачтылар

Дуслык Йортында Венгрия һәм Татарстанның гомуми тарихын ачтылар

admin 09.02.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Венгрия һәм Татарстан тарихы серләре: уртак башлангычлар» күргәзмәсе ачылды. Эшләрнең авторлары — «Рәссам китабы» клубы әгъзалары — венгрлар һәм татарлар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрендә уртаклык темасын ачарга тырышканнар. (ФОТО)

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов күргәзмә ачылу тантанасында венгрларның тарихы, аларның татарлар белән уртаклыклары турында сөйләде.

«Россия күп санлы фин-угыр халыклары өчен ватан булып тора. Удмуртлар, марилар, мордвалар күпләп яшәгән Татарстанда бу халыклар вәкилләре үзләренең нәселләре һәм туганнары турында күп нәрсә белә алачак», — диде ул.

Күргәзмәдә төрле жанрларда һәм техникаларда иҗат ителгән ике дистәдән артык эш тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә керү ирекле һәм бушлай.

 

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57