Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Венгрия һәм Татарстан тарихы серләрен ачачаклар

Дуслык Йортында Венгрия һәм Татарстан тарихы серләрен ачачаклар

admin 04.02.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ART-проект кысаларында гамәлгә ашырылучы «Венгрия һәм Татарстан тарихы серләре: уртак чыганаклар» дип аталган өченче күргәзмә ачыла.

«Татарстан территориясендә Зур Тигәнәле һәм Танкеевка авылларындагы борынгы каберлекләр венгрларның монда VII-IX гасырларда 200 елдан артык яшәвен раслый», — дип билгеләп үтә күргәзмәне оештыручылар.

«Генетик яктан без татарлар белән якын халык», — дип ассызыклый Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер.

Күргәзмәдә дистәләгән рәссам рәсем сәнгате, графика, цифрлы графика, бизәкләр төшерелгән тукыма үрнәкләре тәкъдим итәчәк. Эшләр югарыда билгеләп үтелгән темаларга кагылалар һәм аларны яңача ачалар.

Күргәзмә ачылу тантанасы 9 февраль көнне 16:00 сәгатьтә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында узачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57