Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Венгрия һәм Татарстан тарихы серләре: уртак башлангычлар» күргәзмәсе ачылды. Эшләрнең авторлары — «Рәссам китабы» клубы әгъзалары — венгрлар һәм татарлар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрендә уртаклык темасын ачарга тырышканнар. (ФОТО)
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов күргәзмә ачылу тантанасында венгрларның тарихы, аларның татарлар белән уртаклыклары турында сөйләде.
«Россия күп санлы фин-угыр халыклары өчен ватан булып тора. Удмуртлар, марилар, мордвалар күпләп яшәгән Татарстанда бу халыклар вәкилләре үзләренең нәселләре һәм туганнары турында күп нәрсә белә алачак», — диде ул.
Күргәзмәдә төрле жанрларда һәм техникаларда иҗат ителгән ике дистәдән артык эш тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә керү ирекле һәм бушлай.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге