Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «XIV Бусыгин укулары» үтәчәк

Дуслык йортында «XIV Бусыгин укулары» үтәчәк

admin 06.12.2021

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «XIV Бусыгин укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк.

Конференцияне ачу һәм пленар утырыш 10 декабрьдә Казан федераль университетында планлаштырыла.

11 декабрьдә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Урта Идел буеның совет авылы дөньясы» дип аталган экспедиция фотографияләре күргәзмәсе ачыла, шулай ук «Идел-Уралда этникара һәм конфессияара багланышлар» секциясе эшләячәк.

Секция эше барышында Татарстан, Марий Эл, Башкортостан, Санкт-Петербург, Мәскәү, шулай ук Кыргызстан галимнәренең докладлары тыңланачак.

Шул ук көнне 11:30 сәгатьтә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының конференцияләр залында тарих фәннәре докторы, КФУның антропология һәм этнография кафедрасы профессоры Татьяна Титованың «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе һәм аның Татарстан Республикасында күрсәткечләре» дигән лекциясе булачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57