Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Яңа Чишмә районы мәдәниятен күрсәттеләр

Дуслык йортында Яңа Чишмә районы мәдәниятен күрсәттеләр

admin 14.04.2023

Яңа Чишмә муниципаль районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында катнашты. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында конкурс кунаклары һәм белгечләре өчен район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын күрсәтүче программа тәкъдим ителде.

Чарада Яңа Чишмә районының 150дән артык артисты һәм мәдәният хезмәткәре катнашты, 400дән артык кунак интерактив һәм концерт программасын килеп күрде.

Районның халык коллективлары чара кунакларын каршы алдылар һәм интерактив программага җәлеп иттеләр. Алар өчен музыкаль инструментларда уйнау һәм тарихи биюләр, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре ясау буенча мастер-класслар, халык кухнясын дегустацияләү белән гастрофест, халык театр коллективлары тамашалары әзерләнгән иде.

Фольклор, вокал, бию халык коллективлары «Яңа Чишмә җире» концерт программасын тәкъдим иттеләр. «Шешминские зори» казак җыры җыелма хоры, «Рябинушка» фольклор коллективы, «Архангельская краса» һәм «Родничок» вокаль коллективлары, «Шешминка» хореография коллективы тамашачыларны районда яшәүче халыкларның милли мәдәнияте һәм буыннар бәйләнешен чагылдырган төрле чыгышлары белән шаккатырды.

Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57