Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Янка Купала музееның юбилее турында фикер алыштылар

Дуслык йортында Янка Купала музееның юбилее турында фикер алыштылар

admin 23.07.2024

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Россиядә бердәнбер булган беларус шагыйре һәм тәрҗемәчесе Янка Купала музееның 50 еллыгына багышланган чаралар циклын оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды. (ФОТО)

Очрашуда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, Беларусия Илчелегенең Казан бүлеге киңәшчесе Виктор Щетько, Югары Ослан районының Печищи авылындагы Янка Купала музее директоры Римма Абызова, Казан шәһәре беларусларының «Спадчына» («Наследие») җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Маруденко катнашты.

Катнашучылар шагыйрьнең күпкырлы иҗатына кагылышлы фәнни-гамәли конференция оештыру мөмкинлеге, шулай ук Печищи авылы тарихы һәм Янка Купала музее турында китап чыгару, гомумән, Россия, Татарстан һәм Беларусиянең тыгыз элемтәләре турында фикер алыштылар.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57