Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Язгы вернисаж» күргәзмәсе ачылды

Дуслык йортында «Язгы вернисаж» күргәзмәсе ачылды

admin 10.03.2022

 

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Аксубайдан Әлфия Нурхәмәтованың «Язгы вернисаж» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)

Экспозициядә — борынгы татар колаклы чигү техникасында башкарган эшләр: чигелгән панно һәм калфаклар (татар хатын-кызлар баш киемнәре), шулай ук үзе иҗат иткән картиналар. Бу техниканы Әлфия Нурхәмәтова торгыза һәм укыта.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, күргәзмәне ачып, мондый чараларда һәркем үзе өчен ачыш ясый һәм элек татар мәдәнияте ирешкән үрләр турында күберәк белә, дип билгеләп үтте. Ул Әлфия Нурхәмәтовага хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм мондый сәнгатьнең Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында тәкъдим ителүенә шат булуын белдерде.

Әлфия Нурхәмәтова үзе дә оештыручыларга һәм аның эшләрен республика башкаласында тәкъдим итәргә булышкан кешеләргә рәхмәт белдерде. Ул колаклы чигү техникасы белән мавыгу тарихы турында сөйләде һәм татар мәдәниятенең бу өлеше онытылырга тиеш түгеллеген ассызыклады. Шулай ук ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән картиналар белән дә таныштырды.

Күргәзмә 22 мартка кадәр эшләячәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57