Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында этнографик диктант яздылар

Дуслык йортында этнографик диктант яздылар

admin 03.11.2021

(3 ноябрь 2021) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе узды. Этнографик диктантны этномәдәни эшчәнлек белән бәйле булучылар язды.

Акциядә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

«Зур этнографик диктант — безнең гражданнарның Россиядәге телләр, милләтләр һәм диалектлар төрлелеге турында ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү өчен уникаль мөмкинлек. Бу бик зур байлык, аның белән һәр ил мактана алмый. Без гражданнарыбызның бу байлыкны ни дәрәҗәдә кадерләвен, төрле халыкларның мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүләрен аңларга теләдек», — дип сөйләде ул.

Дуслык йортында этнографик диктантны шулай ук эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров, «Йортыбыз – Татарстан» журналының баш мөхәррире Наталья Вяткина, Татарстан Республикасы милли берләшмәләре җитәкчеләре һәм яшьләр язды.

Катнашучылар тест форматындагы 30 сорауга (20 гомумфедераль һәм 10 төбәк) җавап бирде. Алар арасыннан бер кеше мөмкин булган иң күп 100 баллны җыя алды. Барлык катнашуыларның уртача балл күрсәткече – 76,6 балл.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57