Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында «Жемчужинки» ансамбленең отчет концерты узды

Дуслык Йортында «Жемчужинки» ансамбленең отчет концерты узды

admin 13.05.2022

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында күп милләтле «Жемчужинки» ансамбленең отчет концерты булды. Нәни артистлар еллык эшчәнлекләренә йомгак ясау уңаеннан матур иҗади чыгышлар әзерләгәннәр иде.

Чара программасында ансамбльнең төрле яшьтәге төркем солистлары башкаруында җырлар яңгырады. Аларны котлап, Күп милләтле якшәмбе мәктәбенең башка иҗат коллективлары төрле халык биюләрен башкарды.

Чара барышында ансамбльнең ел дәвамында республика һәм Бөтенроссия күләмендәге төрле конкурсларда катнашкан вокалистларының уңышлары да билгеләп үтелде.

Концерт программасы ахырында Күп милләтле якшәмбе мәктәбе педагогы һәм «Жемчужинки» ансамбле җитәкчесе Фәнилә Хәбировага багышлап рәхмәт сүзләре белән әти-әниләр чыгыш ясады. Алар педагогның балаларга булган мәхәббәтен һәм зур эш башкаруын билгеләп үттеләр, ансамбльгә иҗади юлында уңышлар теләделәр.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57