Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Җиңү көненә багышланган концерт узды

Дуслык йортында Җиңү көненә багышланган концерт узды

admin 05.05.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Бөек Җиңү көненә багышланган «Безнең хәтердә» дип исемләнгән күпмилләтле концерт программасы узды.

Чарага ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре вәкилләре, Ассамблея һәм Дуслык йорты, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре чакырылган иде.

Бәйрәм Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының иҗат берләшмәләре тарафыннан әзерләнгән иде. Концерт программасын махсус кунак – Татарстан Республикасының Халык артисты Илсур Сафин ачты. Ул илебезнең күпмилләтле горурлыгы символына әверелгән «День Победы» җырын башкарды.

Залда утырган тамашачыларны Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов сәламләде. Алар ветераннар һәм махсус хәрбия операциядә катнашучыларга үз теләкләрен җиткерделәр.

Алга таба балалар башкаруында патриотик җырлар яңгырады. Чара Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең «Жемчужинки» вокаль ансамбле ансамбле башкаруындагы «Давайте, люди, добрее будем!» җыры белән тәмамланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Үлемсез полк» акциясенә онлайн форматта кушылып була
Далее: Идел буе халыклары мәдәнияте бәйрәмнәренә рәхим итегез!

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57