Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Үлемсезлек җыры өзелмәс» программасы үтәчәк

Дуслык йортында «Үлемсезлек җыры өзелмәс» программасы үтәчәк

admin 16.11.2022

18 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Үлемсезлек җыры өзелмәс» — «Песня бессмертия вечная» дип аталган әдәби-музыкаль кичә форматындагы патриотик программа узачак. Башлана 12:00 һәм 14:30 сәгатьтә.

Тамашачыларга Бөек Ватан сугышында һәлак булган аз билгеле татар шагыйрьләре, аларның иҗаты турында сөйләячәкләр. Мисалга, Нур Баян, Абдулла Баттал һәм башкалар. Программа өчен махсус 1940-1980 еллардагы сирәк җырлардан торган репертуар сайланган. Тамашачылар ул елларның ачысын һәм фаҗигасен җиткерүче сугыш еллары җырларын ишетә алачак.

Әдәби-патриотик кичәдә РТ танылган җырчысы, «Алтын барс», ТМТV премияләре лауреаты Эльвира Хамматова, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль һәм «Татар моңы» халыкара фестивале лауреаты Артур Шөгаепов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте (РВИО) әгъзасы Әлфия Хәбибуллина катнашачак.

Билетларны сылтама аша үтеп алырга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57