Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында «Үзбәкстан татарлары» энциклопедик белешмәлеген тәкъдим иттеләр

Дуслык Йортында «Үзбәкстан татарлары» энциклопедик белешмәлеген тәкъдим иттеләр

admin 24.04.2025

Татарстан Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында «Үзбәкстан татарлары» исемле иллюстрацияле энциклопедик белешмәлекне тәкъдим итү чарасы булды. Кичәгә галимнәр, дәүләт оешмалары, фән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре, шулай ук, әлеге эшкә битараф булмаучылар килгән.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның модераторы —ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова булды. Тәкъдим итү кичәсендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сәламләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламнәрен җиткерде.

«Әлеге энциклопедиянең чыгуы, татар тормышының Үзбәкстанда кайнап торуына дәлил булып тора. Энциклопедияга 900дән артык шәхес турында мәгълүмат кергән. Әле яңа миграция нәтиҗәсендә бу китапны тулыландыра алырдай шәхесләребез дә бар. Бик зур рәхмәт, бу Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының командасы белән берләктә эшләнгән эш. Барлык татарлар исеменнән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиктерәсе килә», — диде ул үз чыгышында.

Белешмәлек Үзбәкстан, Россия, татар һәм үзбәк халыклары тарихына һәм мәдәниятенә, шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләргә багышланган 150гә якын мәкаләне үз эченә ала.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: 26 апрельдә ике урында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак
Далее: «Казансу» һәм «Тумар» фольклор коллективлапры Этномириадада җиңү яуладылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57