Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында үзенчәлекле балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Дуслык йортында үзенчәлекле балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

admin 02.12.2023

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында, инвалидлар декадасы кысаларында, «Знакомые мотивы» дип аталган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр эшләре күргәзмәсе ачылды.

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Дуслык йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде. Ул, авырлыкларга карамастан, әти-әниләре, укытучылары һәм волонтерлар белән бергәлектә бу дөньяны яхшырак һәм игелеклерәк иткән балаларның талантын һәм эшләренең төрлелеген билгеләп үтте.

«Дуслык йортында ел дәвамында 20дән артык күргәзмә ачыла. Шуларның берсе — декабрь башына туры килә. Без ул күргәзмәләрне «үзенчәлекле» дип атыйбыз. Ел саен эшчәнлегебезгә нәтиҗәләр ясаганда без, декабрьдә оештырылган күргәзмәләр аеруча да истә калалар, чөнки анда тәкъдим ителгән картиналарда үзенчәлекле энергия бар, дип әйтәбез», – дип сөйләде Наталья Мясникова.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрне Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы каршындагы сәламәтлеге чикле балалар һәм яшьүсмерләр өчен арт-студия укучылары башкарган. Әлеге арт-студиядә студент-волонтерлар үзенчәлекле балаларга рәсем сәнгате телен үзләштерергә булышалар. Күргәзмәдә 2023 ел үчендә ясалган 30дан артык эш тәкъдим ителгән.

Күргәзмә Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Бу дата календарьда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кичергән авырлыкларны искә алу гына түгел, ә аларның теләкләре, хыяллары һәм эшләре турында сөйләү өчен дә кирәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57