Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортындагы курчаклар коллекциясе уникаль экспонатлар белән тулыландырылды

Дуслык йортындагы курчаклар коллекциясе уникаль экспонатлар белән тулыландырылды

admin 29.12.2021

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына милли киемнәрдәге уникаль курчаклар коллекциясен тапшырды. Коллекция озак вакытлар Россиянең төрле төбәкләре һәм дөньяның төрле илләре буенча сәфәрләр вакытында җыелган. (ФОТО)

Ирек Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, курчакларның бер өлеше аңа бүләк ителгән, бер өлешен ул шәхсән үзе сатып алган. Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, әлеге коллекция оешмада инде булган милли киемнәрдәге курчаклар экспозициясен тулыландырачак һәм бизәячәк, дип белдерде.

«Кайбер эшләр соклануга гына түгел, ә этнография күзлегеннән өйрәнүгә дә лаек», — дип билгеләп үтте ул.

ТР үзбәкләре милли-мәдәни автономиясе рәисе Абдуманоб Абдусатаров та үзбәк милли киемендәге үз курчагын Дуслык йортына тапшырды.

«Курчаклар төрлечә күренсә дә, һәркайсы үзенчә матур. Бу — чираттагы тапкыр күптөрлелеккә ия булган дөньяның ни дәрәҗәдә бай булуын күрсәтә», — диде Абдуманоб Абдусатаров.

Озакламый курчаклар коллекциясе Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының беренче катында тиешенчә урнаштырылачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57