Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йотында «Килен һәм кайнана» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Дуслык йотында «Килен һәм кайнана» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

admin 09.12.2022

Казанда «Килен һәм кайнана» республика конкурсының финалы узды. Чара Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында үтте.

«Килен һәм кайнана» конкурсы – «Сөембикә» журналының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырган проекты.

Ике номинациядә билгеләнгән җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлады. Ул аларга диплом һәм оренбург шәлләре тапшырды.

«Бу проектны тормышка ашыру – татар телен һәм милләтебезне саклауга зур өлеш кертү. Моның өчен оештыручыларга аерым рәхмәт», – дип сөйләде Камил Ногаев.

Бүләкләү тантанасы кысаларында сәхнәдән конкурста катнашкан ханымнарның ел дәвамында журнал редакциясенә юллаган хатларыннан өзекләр укылды. Алар татар эстрадасы артистларының иҗади чыгышлары белән үрелеп барды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57