Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Әфганстан Илчесе Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында булды

Әфганстан Илчесе Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында булды

admin 22.07.2021

(22 июль 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Әфганстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Сәид Тайеб Җавад кунак булды. (ФОТО)

Кунакларны Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм «Әфганстан бердәмлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Асефи Мөхәммәд Шәриф каршы алды. Әфганстан Илчесе өчен оешма бинасы буйлап экскурсия оештырылды, анда аны Татарстанда милләтара тынычлыкны саклау, мигрантлар һәм чит ил студентлары белән эшләү өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырдылар.

Сәид Тайеб Җавад, үз чиратында, Татарстан халыклары Ассамблеясенә һәм Дуслык йортына, шулай ук республика хакимиятенә Татарстан территориясендә яшәүче әфганчыларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Экскурсиядән соң илче Казанда яшәүче һәм укучы ватандашлары белән очрашты. Очрашуда төрле мәсьәләләр, шул исәптән Татарстанда яшәүче әфганчыларның туган телләрен саклау турында фикер алыштылар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57