(20 июль, 2016 ел) Соңгы көннәрдә дөньяны тетрәткән канлы вакыйгалар югары уку йортлары җитәкчеләрен дә пошаманга сала. Яшьләрнең төрле эктремистик агымнарга кереп китү сәбәпләрен Казан федераль университетында да тикшерделәр.
Казан каласы куркыныч шәһәрләр исемлегендә булмаса да, экстремизм идеологиясе тарату, чит фикерләргә бирелү мохитендә тиешле чаралар күреп тору урынлы. Яшьләр, бигрәк тә студент халкы яңа идеяләргә, гыйльми фәннәргә, шул исәптән тискәре йогынтыга да тиз бирешүчән.
КФУда узган “Экстремизм һәм терроризм идеологиясе таралуга каршы көрәш формалары һәм ысуллары. Белем бирү оешмалары роле һәм бурычлары” фәнни-гамәли конференциясендә дә экстремизмга каршы тору механизмнарын барладылар, галимнәр үзара фикер алышты.
Кайбер яшьләрнең экстремистик агымнарга тартылуына төрле факторлар сәбәпче. Белгечләребез белем җитмәүне дә, җәмгыятьнең аларга карата тискәре карашта булуны да китерә. Моңа өстәп эшсезлек, кайбер хәл ителмәгән социаль мәсьәләләр, диннең асылын аңлап бетермәүне дә атарга кирәктер.
КФУ ректоры Илшат Гафуров та үз чыгышында: «Экстремистлар үз ягына дин өлкәсендә наданрак яшьләрне тарта. Психологик комплекслары булган, социаль яктан тотрыксызларга ят идеологияләрне сеңдерү күпкә җиңелрәк бит. Төгәлрәк әйтсәк, аларны “зомбировать итәләр”. Ә бу исә яшьләргә үзләрен күпмедер дәрәҗәдә «кирәкле кешеләр» итеп тоярга мөмкинлек бирә. Яшьләр шуңа омтыла, шулай кулай дип саный», – ди ул.
Студентларны төрле ят агымнардан саклау җәһәтеннән югары уку йортында яшьләр өчен яхшы тормыш шартлары тудырылган, ди уку йорты җитәкчеләре. Яшь белгечләр өчен эш урыннары, адреслы ярдәм, исемле стипендияләр, арендлы торак, үз-үзләрен шәхес буларак үстерү мөмкинлекләре каралган.
Конференция эшчәнлеге КФУ тормышы белән генә чикләнмәде. Чыгыш ясаучылар Интернет челтәрләре аша үтеп керүче «инфекция» афәтләрен дә атап үттеләр. Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеяләрен таратуда Интернет челтәренең роле гаять зур. Интерактивлыгы, уңайлылыгы һәм универсальлеге белән дә ул яшь буынны үзенә тартып тора…
Татарстанда терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев үз чыгышында яшьләргә күбрәк үзләрен ачарга мөмкинлек бирергә кирәклегенә басым ясады. Яшьләр оешмалары эшчәнлеген активлаштырырга өндәде. Илдар Галиев проблемалардан тыш ирешелгән уңышларга да тукталды. Соңгы вакытта тискәре идеологияләрдән кире гадәти тормышка кайтучыларның артуы күзәтелә. Мондый кешеләргә ярдәм күрсәтелә…
Яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, бер-береңә игътибарлы булу, дөньяга аек карашта тору — болар барысы да ят агымнарга каршы торучанлык нигезен тәшкил итә дә инде.