Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Энҗе бөртекләре» күпмилләтле балалар ансамбле яңа концерт программасы белән чыгыш ясый

«Энҗе бөртекләре» күпмилләтле балалар ансамбле яңа концерт программасы белән чыгыш ясый

admin 27.03.2015

(27 март 2015) 29 мартта  Татарстан халыклары Ассамблеясының күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ансамбле тамашачы хөкеменә аерым концерт программасын тәкъдим итә.  Концерт Дуслык  Йортының концертлар залында узачак.

«Энҗе бөртекләре» ансамбле моннан ике ел элек Дуслык Йорты нигезендә оешкан иде. Башкортостан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп җырлар авторы, җырчы Фәнилә Хәбирова төрле милләт вәкилләренең яшь талантларын бергә туплап, Республикада бердән-бер күпмилләтле балалар ансамбле оештырган иде.

Уникаль коллектив Республика күләм милли бәйрәмнәрдә (Сабантуй, Нәүрүз, Масленица, Халыклар бердәмлеге көне, “Салават күпере” фестивале) катнашып зур танылу алырга өлгерде инде.

«Безнең күпмилләтле «Энҗе бөртекләре» ике ел эчендә бер командага тупланып, бер максатка эшли торган күмәк коллектика әверелде. Без төрле милләт халыкларына дуслык, туганлык хисләрен җиткерәбез, — ди ансамльнең җитәкчесе Фәнилә Хәбирова. – Күптән түгел ансамбльнең кече составын да тупладык. Алар да олыраклары ирешкән уңышка ирешергә омтылалар».
Бүген яшь башкаручылар яңа җырлар яздырдылар. Алар арсында «Күршеләр», «Дуслык җыры», «Казаным» һәм тамашачыларга билгеле булган башка җырлар бар иде. 29 мартта булачак концертка ансамбль «Болгар» радиосының тавыш яздыру студиясендә үзенең яңа җырларын яздырды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57