(24 март 2015) 28 мартта “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты уздырыла. Концертта Татарстан халыкларының Дуслык Йортында эшләп килүче күпмилләтле сәнгать коллективлары да катнаша. Концерт Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында көндезге сәгать 12 дә башлана.
Исегезгә төшерәбез, “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән Казанда хәйрия фонды оештырылган иде. Аның рәисе итеп Черникова Лилия Альбертовна сайланды. Хәйрия фондына составына шулай ук Татарстанда яшәүче үзбәкләрнең милли мәдәни оешмасы җитәкчесе Абдуманоб Абдусатаров, кыргыз милли-мәдәни автономиясе рәисе Бейшенбек Муканбетов, әзербайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе Субхан Камран Ахадзаде, таҗик җәмгыяте рәисе Хикматулло Гадоев керә.