(15 ноябрь, 2016 ел) Россиядә быел беренче тапкыр зур масштаблы чара үтте – “Этнографик диктант” яздылар. Чарада 40 меңгә якын кеше үз белемен сынады. Акцияне үткәрү идеясе Удмуртия Республикасында туган.
– Әлеге вакыйга Россиядә милли сәясәтне гамәлгә ашыра торган чаралар кысаларында оештырыла, – диде Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова диктантка старт биргәндә. –Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итә. Дус-тату яши торган халыклар бер-берсенең гореф-гадәтләре, йолалары турында белергә тиеш.
Тест сорауларына 15 яшьтән өлкәнрәк, рус телен белүче теләсә кайсы милләт вәкиле, хәтта чит ил кешесе дә җавап бирә ала. 30 сораудан 100 балл җыю мөмкинлеге бар. Татарстанда әлеге башлангычка мең ярым кеше кушылды.
Бу акциядә фәнни-методик ярдәмне Казан федераль университеты күрсәтте. КФУның Татарстан тарихы, этнография һәм археология кафедрасы галимнәре диктант уздырылган мәйданнарда эшләде. Алар үзләре дә кайбер сорауларның авыр булуын яшерми.
Мәсәлән, Россиядә яшәүче, халкы ягыннан иң зур күпчелекне тәшкил иткән җиде милләтне атау, СССРга кергән республикаларны санау күпләр өчен кыенлык тудырмады. Ә менә сорауларның икенче өлешендә хәтта укытучылар да югалып калды. Кайсы телдә 40 килеш бар, Панга, Айшон кебек баш киемнәре кайсы милләткә хас яки кайсы көрәш төре СССР халыклары көрәшеннән килеп чыккан? Бу сорауларга җавап бирүдә күпләр икеләнде. Әмма шунысы бар: диктант аноним үтте, шуңа күрә дөрес булмаган җавап карьера үсешенә таяк тыга алмый.
– Бу диктантны язу безнең өчен бик әһәмиятле. Ниһаять, милләтара мөнәсәбәтләргә җиңел караш, аны фестивальләр, концертларга гына кайтарып калдыру ахырына якынлашып килә, – дип фикерләре белән уртаклашты Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. – Милли сәясәт – бик зур көч. Дөрес алып барылмаган сәясәт зур дәүләтләрне дә таркатып ташлый. Милләтләрне ни дәрәҗәдә белүебезне нәтиҗәләр ясалганда ачыкларбыз. Минем уйлавымча, киләчәктә этнографиядән иң гади белемнәр мәктәптә дә, хакимият органнарында эшләүчеләргә дә җиткерелергә тиеш.
Ирек Шәрипов үзе дә, “укучылар” белән бер парта артына утырып, тест биремнәрен чиште.
Этнографик диктантны Россиянең төрле шәһәрләрендә, барысы 800 мәйданда яздылар. Шулай ук Төркия һәм Швейцариядә дә әлеге марафонга кушылучылар булды. Диктантны ил күләмендә 90 мең тирәсе кеше язган. 35 меңе залда утырып, калганнары онлайн рәвештә.
Этнографик диктантның нәтиҗәләре инде билгеле. Россия буенча уртача балл – 54.
Иң югары күрсәткечне Татарстан халкы җыйган – 81,3 балл.
Икенче урында Кабарда-Балкар Республикасы. Биредә уртача балл –73,8.
Смоленск өлкәсе исә аннан чак кына калыша.
Милләтләрне белү дәрәҗәсе буенча, 100 балл мөмкинлектән җирле халык 71,79 балл җыйган. Иң түбән күрсәткеч Амур өлкәсендә, нибары 39 балл.
Әлеге акциянең максаты – россиялеләрнең этнография өлкәсендә белемен бәяләү иде. Нәтиҗәләрдән чыгып, киләчәктә этнография буенча уку программаларын камилләштерү күздә тотыла.