(13 октябрь, 2015 ел) “Инновация” студиясе төшергән “Шуну, который придет” документаль фильмы XIV Халыкара этнографик кино фестивалендә Гран-при алган. Әлеге фестиваль Белградта үткән.
Фильм Россиянең “От Валдая до Алтая” төрек халкы мәдәнияты төрлелеге турындагы видеопроект кысаларында коммерцияле булмаган оешмалар өчен РФ Президенты гранты буенча Гражданлык җәмгыяте проблемалары институтының финанс ярдәме белән төшерелгән. Сценарийның режиссеры һәм автордашы – Салават Юзеев. Сценарийның продюсеры һәм автордашы – Марина Галицкая.
Бу елның башында “Шуну, который придет” фильмы Ирандагы VIII Халыкара кыска метражлы һәм документаль кино фестивалендә иң әйбәт документаль фильм призын алган, дип хәбәр иттеләр “Инновация” студиясендә.
Әлеге фильм “Валдая до Алтая”дан проектның өченче фильмы булып тора. Проект Россиядәге төрек халыклары тарихын гына сөйләп чикләнми. Авторлар төрек халкына кагылган кайбер сакраль әйберләргә игътибар итәргә тырышканнар. Без “Возрождая звук” фильмыннан башладык. Бу лентада татарларның борынгы халык уен кораллары һәм халык уен кораллары остасы Геннадий Макаров турында сөйләнә. Икенче фильм нагайбәк төрек халкына багышланган. Ул “Путь нагайбаков: долг, боль и свет” дип атала. Ә “Шуну, который придет” алтай халыклары турында.
Марина Галицкая төшерү группасының проект буенча эш барышында төрек мәдәниятына “гашыйк булуы” хакында әйтте. “Без бит Татарстанда яшибез һәм безгә төрек мәдәниятына бәйле бурган һәрнәрсә кызыклы. Төрек халыкларының барысына да хас булган әйберләрне табарбыз дип хәтта уйламадык та. Мисалга, Алтайда без республикабызның символикасын таптык: кар барсы анда югары рух символы булып санала”, — дип сөйләде просюсер.
Фильмның кызыклы һәм җәлеп итә торган исемен режиссер болай дип аңлата: Шуну – алтай халкын коткарырга тиешле алтай эпосы баһадиры. “Гадәттә андый коткаручы идеясе күп традицияләрдә күзәтелә. Безнең фильмда Шуну баһадиры турында җыр башкарыла. Алтай халкы әлеге баһадирга зур өметләр багълый. Әлеге легендада без шундый сорау куябыз: “Дөньяны кем коткарыр икән?”. Һәм үзебез үк аңа җавап та бирәбез: “Дөньяны рәссамнар коткарачак. Дөньяны мәрхәмәтлелек коткарачак. Дөньяны матурлык коткарачак”. Ә бу – шушы Шуну баһадиры инде”.
Мәгълүмат Татар-информ сайтыннан алынды