Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

Татарстан халыклары Дуслык Йортында Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

admin 01.04.2016

(1 апрель, 2016 ел) 2016 елның 27 апрелендә Татарстан халыклары Дуслык Йортында  “Этноконфессиональ һәм милләтара  мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм мәгариф оешмаларының үзара бәйләнеше: төбәк аспекты” (Взаимодействие органов государственной власти, общественных объединений и образовательных учреждений по гармонизации этноконфессиональных и межнациональных отношений: региональный аспект) II Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Конференциянең максаты – җәмгыяттә милләтара һәм динара аралашу культурасын формалаштыру буенча гамәли тәҗрибә һәм фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән алмашу; Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмәләр, мәгариф өлкәсендәге ведомстволар, югары уку йортлары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары арасындагы элемтәне киңәйтү.

Фикер алышу өчен сайланган проблемалар:

  • Динара мөнәсәбәтләрне үстерү реалияләре һәм проблемалары: гореф-гадәтләр, сәяси-хокукый аспектлар, заманча тенденцияләр;
  • Милли сәясәт стратегияләрен чынга ашыру эше кысаларында иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмәләр белән Дәүләт структуралары арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу;
  • Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге мәдәни-белем бирү киңлекләрендә гражданлык, этник, динара толерантлыкның бәйләнеше;
  • Белем бирү ошмаларында милләтара аралашу культурасын тәрбияләү проблемасы;
  • Заманча мәгарифтә күпмәдәниятлы шәхес формалаштыру проблемасы;
  • Мәдәниятлар диалогы – күпмәдәниятлы мәгарифнең эффектлыгы шарты;
  • Этник һәм дин төрлелеге зур булган төбәкләрдә милләтара һәм динара аралашу культурасын формалашытру үзенчәлекләре;
  • Гражданлык җәмгыятен төзүдә милләтара һәм динара аралашу культурасының роле;
  • Милләара аралашу культурасы тәрбиясенең хокукый, әхлакый-этик һәм дини нигезләре;
  • Милләрара һәм динара аралашу культурасын тәрбияләүдә диннең мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен куллану;
  • Кешелек мөнәсәбәтләре – милләтара аралашу культурасының югары уңышы;
  • Милләтара һәм динара аралашу культурасы – әхлак һәм толерантлык субстанцияләре;
  • Дини тәңгәллек һәм динара мөнәсәбәтләр;
  • Төбәкләрдәге этикара бәйләнешләр;
  • Этник группалардагы этносоциаль һәм этнотел процесслары;
  • Россия һәм чит илләрдәге миграция процессларының социаль-психологик-педагогик аспектлары;
  • Мигрантларның җайлашуы: проблемалар һәм аларны чишү юллары;
  • Күпмәдәниятлы мәгариф шартларында инклюзив белем бирүнең механизмнары һәм технологияләре;
  • Киләчәк заман укытучысының этно-мәдәни компетентлыгын формалаштыру;
  • Белем бирү процессындагы этнопсихология: этномәдәни һәм күпмәдәниятлы мәгарифне психологик яктан күзәтчелек итү;
  • Күпмәдәниятлы мәгариф киңлегендәге психологик иминлек, һәм әлеге киңлектә шәхесне тәрбияләү.

Конференциядә катнашу өчен Россия һәм чит ил галимнәре; милли сәясәт, белем бирү педагогикасы һәм психологиясе, филология, философия һәм социология, тарих, культурология, политология өлкәсендәге белгечләр; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф идарәләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре; мәктәпкәчә, гомумбелем бирү һәм өстәмә белем бирү оешмаларының гамәли эшчеләре, магистрлар һәм студентлар чакырыла.

Конференция турындагы мәгълүмати хат

Продолжить чтение

Назад: Казанда «JADIDFEST» фестивале узачак
Далее: Варшавада «Польша архивларында татарлар документлары» дигән түгәрәк өстәл була

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57