Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Әхмәд ибне Фадланга багышланган күргәзмә

Әхмәд ибне Фадланга багышланган күргәзмә

admin 21.02.2016

(21 февраль, 2016 ел) Казан Кремлендә урнашкан “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Ибне Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы” дип аталган күргәзмә ачылды. Ул X йөзнең атаклы гарәп дипломаты Әхмәд ибне Фадланга багышланган.

afe7f091a8f6a53d631baee2c3102916_L

Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Ирак Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Минтимер Шәймиев “Әхмәд ибне Фадланның Иделгә сәяхәте турында язмалар” китабының зур әһәмиятен ассызыклады. Ул язмаларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты Болгарны бөтендөнья универсаль хәзинә буларак тануда роле зур булды. “Бу тарихи материал булмаса, без Болгарда 922 елда Ислам дине кабул ителүне исбатлый алмас идек”, — диде ул.

Күргәзмәдә декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, кораллар, пыяладан ясалган әйберләр, бизәнү әйберләре, костюм комплекслары һ.б. тәкъдим ителә.

Күргәзмә 2016 елның 18 сентябренә кадәр эшләячәк.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57