(16 февраля 2016) Казанда 18-19 февраль көннәрендә Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр оныклары” дигән халыкара фестиваль-конкурс оештырла. Проект татарның легендар артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышлана.
“Әлмәндәр оныклары” фестивале Казан мәдәният дәүләт институты тарафыннан беренче тапкыр уздырыла. Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерергә ярдәм күрсәтү фонды, Татарстанның Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Г.Камал исемендәге һәм “Әкият” курчак театры гамәлгә ашыра.
— Максатыбыз – яшь буынны театр сәнгатенә “авызландыру”, – ди мәдәният институтының проректоры Роза Әүхәдиева. – Балалар кече яшьтән сәнгатебез белән танышып үсәргә тиешләр. Милли драматургияне пропагандалау, милли театрлар һәм театраль традицияләргә игътибарны арттыру, яшьләребездә зәвык тәрбияләү җәһәтеннән әлеге проектны тормышка ашырырга ниятләдек. Биредә балалар коллективларын барлыйбыз, андагы талантларга үсәргә ярдәм итәчәкбез.
Быел театраль проектта барлыгы 70 артык конкурсант катнаша. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина жюри коллективын җитәклиячәк.
Яшь артистлар Татарстан, Россия, Удмуртия, Чуашия, Башкортстан, Мари Иле, шулай ук Палестина, Монголиядән дә киләчәк. Конкурсантлар берничә номинациядә үзләрен күрсәтә алачак: “Драма театры” номинациясендә – 14 коллектив, “Курчак театры” – 2 коллектив, “Сөйләм программасы”нда 56 катнашучы көтелә. Биредә 7 яшьтән алып 17 яшькәчә үсмерләр катнаша. Ә менә “Мимика һәм жест театры” нда катнашырга теләк белдерүчеләр юк.
Шунысы да игътибарга лаек, фестивальдә катнашучылар өчен актер осталыгы, режиссура, курчак театр осталыгы, сәхнә теле һ.б юнәлешләр буенча мастер класслар да оештырылачак.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерергә ярдәм күрсәтү фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова: “Безнең балаларыбыз театраль шәхесләребезне белеп үсәргә тиеш. Проектта күренекле шәхесләр катнашу да сөендерә. Фестивальнең дәрәҗәсе зур булыр дип көтәбез. Җиңүчеләребезгә бүләкләрне дә кыйммәтлеләрен әзерләдек”, – дип ышандыра.
Моннан берничә ел элек Саба районында Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате конкурсы оештырыла башлаган иде инде. Мәгълүм булганча, Шәүкәт Биктимеров Саба якларыннан. Якташлары бөек артистны хөрмәт итә, аның исемен мәңгеләштерүдә дә байтак гамәлләр башкара. “Үзе исән вакытта, Биктимеров белән тыгыз элемтәдә тордык, – ди Саба районы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев. – Кичәләрен Сабада уздырдык. Район мәдәният йортыбыз да Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә. Бюстын эшләтеп шунда урнаштырдык. 2015 елның декабрь аенда гына әле Ш.Биктимеров исемендәге конкурс узды. Анда Казаннан да, Татарстанның 20ләп районыннан да катнашучылар булды. Биктимеровның 85 еллыгында районыбызда театр фестивале уздырдык. Анда тәкъдим ителгән спектакльләрне 8 меңнән артык тамашачы карады”.