(7 август 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Әлмәт шәһәрендә булып кайттылар. Биредә җирле милли-мәдәни автономияләр эшләнлеге өчен ресурс үзәге ачу мәсьәләләре хәл ителде.
Эш сәфәре кысаларында администрация башлыгы Тимур Нагуманов, аның урынбасарлары Олег шабалин һәм Свтелана Лаптева, Татарстан халыклары Ассамблеясенең җирле вәкиллеге башлыгы Фикрәт Бәкеров, җирле милли-мәдәни автономияләр активы белән очрашу узды.
Төп мәсьәлә — Әлмәт шәһәрендә Дуслык йорты ачу. Бүгенге көндә оешманы урнаштыру өчен берничә бина арасында сайлау бара. Иң кулае дип №1 Балалар сәнгать мәктәбе (Островский урамы, 7 йорт) бинасы табылган. Соңгы искә алынган оешма исә якын арада башка бинага күчәчәк.
Сайланган объект түбәндәге ресурсларга ия:
- милли-мәдәни автономияләрне урнаштыру өчен 10 кабинет;
- репетиция заллары өчен бүлмәләр;
- Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе өчен бүлмәләр.
Ә бина янындагы территория Халыклар дуслыгы скверы ясау, сәхнә урнаштыру һәм интерактив зоналар булдыру өчен бик кулай. Бинаны зурайту очрагы каралса да, биредә урын җитәрлек, дигән фикергә киленде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге