(11 ноябрь, 2015 ел) 2015 елның 7-9 ноябрендә Төркия башкаласы Әнкарада Казан татарларының мәдәни һәм үзара ярдәм җәмгыяте оешуга 50 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды.
Беренче көнне, 7 ноябрьдә, тантаналы кичә булды, анда 200дән артык кеше катнашты. Әнкара һәм Төркиянең башка почмакларында яшәүче татарлар гына түгел, АКШ, Канада, Австралия, Япония, Финляндия һәм башка илләрдән дә кунаклар бар иде.
Күркәм гадәт буенча, кичә Габдулла Тукай шигыренә халык иҗат иткән «Туган тел» җырын башкару белән башланды. Аннары Казан татарларының мәдәни һәм үзара ярдәм җәмгыяте рәисе Фуат Тиниш чыгыш ясады. Ул җәмгыять тарихи турында кыскача сөйләп узды, 1965 елдан башлап аның рәисе вазифаларын башкарган кешеләр белән таныштырды. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Надир Дәүләт үз чыгышында диаспораның татарларның дөнья берләшмәсендәге аерым ролен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан татарларының мәдәни һәм үзара ярдәм җәмгыяте адресына котлау мөрәҗәгатен, тантаналы рәвештә, укыды, җәмгыятькә Казан Кремле сурәтләнгән истәлек картинасын тапшырды. Аннары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән котлау белән әлеге халыкара иҗтимагый оешма рәисе урынбасары Марс Тукаев чыгыш ясады. Шулай ук ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменнән дә тәбрикләү ирештерелде.
Сәламләү чыгышларыннан соң, концерт программасы башланды, анда ТРның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев һәм җырчы Чулпан Әхмәтҗанова чыгыш ясады. Шулай ук диаспора әгъзалары тарафыннан әзерләнгән номерлар да күрсәтелде.
Икенче көнне Әнкараның Габдулла Тукай урамында урнашкан Казан татарларының мәдәни һәм үзара ярдәм җәмгыяте бинасында татар диаспорасының бәйрәм җыены булды. Очрашуда катнашучылар тарихи ватаннарыннан 50 ел читтә үткәргән соңгы еллар турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Аннары диаспора әгъзалары үзләре пешергән милли тәм-томнар белән чәйләде.
Өченче көнне ерактан килгән кунаклар өчен Әнкараның истәлекле урыннары буенча мәдәни программа оештырылды, дип хәбәр итә ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды