Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Әрмәнстан рәссамы тормышны яратырга өйрәтә.

Әрмәнстан рәссамы тормышны яратырга өйрәтә.

admin 15.12.2014

 Әрмәнстанның күренекле рәссамы Вреж Киракосян Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау, мәдәният, мәгърифәт һәм фән министрлыклары чакыруы буенча Казанга килде. Инвалидлар мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдән соң рәссам Татарстан халыкларының Дуслык йортында булды.

армян1

Татарстанның Әрмән милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Хачатурян “Тормыш мине яратмый дип өмет өзелгәндә аны ничек яратырга өйрәнергә” дигән темага мастер-класс оештырды. Әлеге тема рәссам Вреж Киракосянга бигрәк тә якын. Вреж Киракосян исеме 2011 елда социаль челтәрдә утыручы бик күп кешеләрнең хәтеренә уелып калды.

армян2 армян 3

Ул вакытта коляскада гына утырырга мәҗбүр булган 28 яшьлек инвалид умыртка сөяген турайту өчен матди ярдәм итүләрен үтенеп социаль челтәрдә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Кызганычка каршы, врачлар мондый операциянең егентнең гомерен куркыныч атына куюы турында хәбәр итәләр. Әмма әлеге хәбәр белән бергә егеткә олы мәхәббәт тә килеп ирешә. Ул өйләнә. Әлеге хәбәр Әрмәнстан массакүләм чараларын гына түгел, Россия журналистларын да таң калдыра. Вреж Киракосян ике тапкыр 1 каналдагы “Пусть говорят” тапшыруының төп героена әйләнә. Бүгенге көндә рәссамның Мария исемле бик матур кызы үсә. Әмма Вреж Киракосянның сәламәтлеге елдан ел начарая гына бара. Шуңа да карамастан ул кызы һәм хатыны хакына иҗатын дәвам итә. Ул һәр 3-4 көн эчендә бер портрет ясый.

армян 4

Вреж проблемалары бихисап булган күп балалы гаиләдә туып үсә. Ул балалар бакчасына, мәктәпкә йөрми. Аның белән беркайчан да әти-әниләре, укытучылар, врачлар, социаль педагоглар шөгыльләнми. Ул көннәр буе өйдә берүзе утыра. Шуңа да карамастан, ничек укырга, рәсем ясарга, яшәргә өйрәнгән, һәм ничек хәзерге заманның алдынгы фикерле кешесенә әйләнгән — әлеге сорауларга җавапны авторның “Ню стилендәге җан” дигән китабыннан табарга мөмкин.

армян 5

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57