Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Әстерханда Бөтенроссия Сабан туена әзерлек башланды

Әстерханда Бөтенроссия Сабан туена әзерлек башланды

admin 05.12.2016

(5 декабрь, 2016 ел) Әстерханда 2017 елда Федераль Сабан туен оештыруга әзерлек уңаеннан киңәшмә узды. Бу хакта “Астрахань-24” телеканалы хәбәр итә.

Clipboard369

Утырышта Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Константин Маркелов, өлкәнең “Дуслык” татар мәдәни җәгыяте рәисе Әнвәр Алмаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Федераль Сабан туен 12-13 майда уздыру планлаштырыла. Ул көннәрдә опера һәм балет театрында Татарстан сәнгатькәрләренең зур концертын оештыру көтелә. Татар көрәшендә абсолют батырга машина бүләк ителәчәге дә билгеле булды. Тагын бер җиңел машина ат ярышларында беренче килүчегә әзерләнә.

“Без Бөтенроссия Сабан туен өлкәдә икенче тапкыр кабул итәбез. Татарстанның оештыру эшләрендә ярдәм итүе сөендерә. Без дә бөтен эштә ярдәм итәчәкбез. Гыйнварда әле тагын да төгәлрәк сөйләшергә җыелачакбыз”, — дип белдерде киңәшмәдә Константин Маркелов.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57