Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Европа һәм Азия Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында берләшәчәк

Европа һәм Азия Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында берләшәчәк

admin 13.09.2019

(13 сентябрь 2019) 2019 елның 16-18 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә ХIV «Азия – Европа» Халыкара яңа музыка фестивале үтәчәк. Зур масштабтагы әлеге музыкаль вакыйга узачак мәйданчыкларның берсе Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты булачак.

 «Европа – Азия» фестивале юбилей елында үтә – Татарстан Республикасының композиторлар берлегенә 80 ел тула. Шулай ук фестиваль Татарстан Республикасы өчен мөһим булган вакыйга – Татар АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Австралия, Вьетнам, Голландия, Корея, Перу, Чили, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Россиянең башка регионнары композиторлары һәм музыкантлары фестивальнең кунаклары булачаклар. Чараның аерым акценты – төрле илләрнең фольклор этнографик ансамбльләре палитрасы һәм милли музыка уен коралларының үзенчәлекле яңгырашы.

Фестиваль 16 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында ачылып китәчәк. Концерт программасының төп чыгыш ясаучылары – Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры. Оркестр Австралия, Голландия, Корея, Кыргызстан һәм Россия композиторлары әсәрләрен башкарачак.

17 сентябрь көнне Халыклар дуслыгы йорты һәм ТР композиторлар берлегендә «Европа – Азия» фестиваленең камера концертлары узачак. Тамашачылар төрле милли музыка уен коралларының кабатланмас яңгырашын һәм тамак төбе белән җырлауны ишетә алачаклар.

Фестиваль 18 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшем исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Гала-концерт белән тәмамланачак. Чарада Халыкара конкурсның Гран-при иясе «Новая музыка» Камера оркестры чыгыш ясаячак. Оркестр Вьетнам, Үзбәкстан, Австралия, Казахстан һәм Россия композиторлары әсәрләрен башкарачак. Концертның икенче өлешендә фестиваль кунаклары – Казахстан, Үзбәкстан, Перу һәм Россия шәһәре музыкантлары – чыгыш ясаячак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Америка белгечләре Татарстанда мигрантлар белән алып барылучы эшне югары бәяләделәр
Далее: Милли костюмнар парады, халык уеннары һәм музыкаль нон-стоп: «Мәдәният бизәкләре» кунакларын ниләр көтә?!

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57