Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Европа Сабан туе Магдебург шәһәрендә узачак

Европа Сабан туе Магдебург шәһәрендә узачак

admin 26.10.2016

(26 октябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты һәм Яшьләр Ассамблеясы делегациясе вәкилләре Германиянең татарлар оешмасы активистлары белән ГФРның Магдебург шәһәрендә оярашты.

Татарлар оешмасыннан «Татарлар Дойчланд» мәдәниятара интеграцион үзәкнең рәистәше Венера Вагыйзова һәм үзәк вәкилләре катнашкан. Очрашуга шулай ук «Алгарыш» грант программасы буенча Магдебург университетында белем алучы студентлар да килгән.

IMG_1977

Очрашу вакытында Венера Вагыйзова 2000 еллар башында Германиядә үсеш ала башлаган татар җәмгыяте тарихы турында, кыска вакыт эчендә аның Европадагы иң зур татар хәрәкәтенең берсе булып формалашуы хакында сөйләде. 2015 елның 19 июненнән 21 июненә кадәр Берлинда Европа Сабан туе узган. Әлеге чара бер мәйданда Европаның 20 иленнән килгән вәкилне берләштергән. Татар милли мәйрәме «Сабантуй – дуслык күпере» лозунгы астында узган.

Германиядәге Татар оешмасы эшчәнлеген 3 кеше башлаган булса, хәзерге актив җитәкчеләр тырышлыгы белән бүгенге көндә татар хәрәкәте үз эченә 4 меңнән артык татар халкы һәм Идел буе халыклары вәкилләрен алган. Оешманың киләчәккә планнарыннан берсе булып туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклау максатыннан Идел буе халыкларын берләштерү тора.

IMG_1963

Очрашу ахырында Германиянең татар оешмасы вәкилләре Татарстанлыларны 2017 елда Магдебург шәһәрендә узачак Европа Сабан туена чакырдылар.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57