Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТР Язучылар берлегендәге Тукай клубында Юныс Огуз белән очрашу була

ТР Язучылар берлегендәге Тукай клубында Юныс Огуз белән очрашу була

admin 20.10.2015

(20 октябрь, 2015 ел) 21 октябрь көнне сәгать кичке 5тә ТР Язучылар берлегендәге Тукай клубында, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, әзербайҗан фәлсәфәчесе, тарихчысы һәм язучысы, күп тарихи романнар авторы, “Олайлар” газетасының һәм мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Юныс Огуз белән очрашу булачак.

Юныс Огуз әзербайҗан һәм рус телләрендә китаплар, фәнни хезмәтләр яза. Аның “Атилла”, “Надир Шах”, “Тамерлан.Путь к вершине” һәм “Тамерлан. Властелин мира”кебек тарихи романнары төрле телләрдә, шул исәптән Мәскәүдә рус телендә дә, дөнья күргән. Аның шулай ук тарихчы, тюрколог буларак язылган “Древняя Анатолия и азербайджанские тюрки”, «Карабах–бесконтрольная зона”, «Новый взгляд на историю тюрков”, “Древние тюрки и теория пассионарности” кебек хезмәтләре дә бар.

“Әзербайҗан авторы белән танышу, аралашу Казан зыялылары, аеруча татар язучылары, тарихчылары, этнографлары, шулай ук биредә яшәүче әзербайҗан диаспорасы өчен мәгълүматлы һәм мавыктыргыч булырга охшаган. Аеруча авторның Аксак Тимер шәхесе турындагы китабы татар зыялылары арасында зур кызыксыну уятырга мөмкин. Тарихта XIV-XV гасырларда яшәгән Аксак Тимернең ярты дөньяны яулап алып, иң зур империяләрнең берсен төзүе, Болгар ханлыгын җимерүе мәгълүм. Ә Юныс Огузның “Аксак Тимер”е нинди икән?” – дип кызыксындыра ТР Язучылар берлеге үзенең дөньякүләм пәрәвездәге ресурсы аша.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57