Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Әзербайҗан Республикасы көненә багышланган концерт

Әзербайҗан Республикасы көненә багышланган концерт

admin 24.05.2016

27 май көнне 18:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык Йортында Әзербайҗан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм концерты булачак. Керү чакыру билетлары буенча.

Республика көне (әзерб. Respublika günü) – 1918 елда Әзербайҗанның Милли советы (җитәкчесе Мамед Эмин Расулзаде иде) тарафыннан Әзербайҗан Демократик Республикасын бәйсез дип игълан иткән көн. Бу көнне Тифлиста бәйсезлек Декарациясе имзалана. Бәйрәм 1990 елдан билгеләп үтелә.

Шул көнне имзаланган Республика бәйсезлеге Декларациясендә әйтелә:

  1. Моннан соң Әзербайҗан халкы суверен хокукларга ия, ә Көнчыгыш һәм Көньян Кавказ артын биләгән Әзербайҗан – тулы хокуклы бәйсез дәүләт.
  2. Бәйсез Әзербайҗанның сәяси төзелеш формасы булып Демократик Республика билгеләнә.
  3. Әзербайҗан Демократик Республикасы халыкара аралашуда барлык вәкилләр, аеруча да чиктәш халыклар һәм дәүләтләр белән яхшы күршедәш мөнәсәбәтләр билгеләргә омтыла.
  4. Әзербайҗан Демократик Республикасы милләте, дине, социаль халәте һәм җенесен исәпкә алмыйча, барлык гражданнарга үз чикләрендә гражданлык һәм сәяси хокуклар гарантияли.
  5. Әзербайҗан Демократик Республикасы территориясендә яшәгән барлык халыкларга ирекле үсеш өчен мөмкинлекләр бирәчәк һ.б.

Әзербайҗан бәйсезлеген игълан итүне тәүге тапкыр 1919 елның 28 маенда билгеләп үтәләр.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57