(14 сентябрь, 2017 ел) Азнакайда Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы һәм Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы узды. (ФОТО) (ФОТО)
Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Шушы ук көнне Азнакай районының мәдәният үзәге базасында Халыклар Дуслыгы йорты ачылышы да узды. Әлеге вакыйга уңаеннан район халкын Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул Татарстанның тынычлыгы һәм уңышлы үсеше милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә гармонияле булуына бәйле, дип сөйләде.
«Республика башлыгы авыл Мәдәният йортларын һәм Халыклар Дуслыгы йортларын булдыру максатыннан күп эш башкара. Бу киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә. Халыклар Дуслыгы йортларын булдыру нәтитәсендә төрле милләт һәм дин вәкилләренә үз үзенчәлекләрен саклап кала ала», — дип сөйләде республика парламенты башлыгы һәм Азнакайда ачылган Халыклар Дуслыгы йорты республикада сигезенче булуын әйтеп үтте.
ТР Президенты исеменнән Фәрит мөхәммәтшин Азнакай районы башлыгы Марсель Шәдуллинга яңа оешманы камиилләштерү өчен акчалата сертификат тапшырды.
Көннең икенче яртысында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы һәм Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышы узды. Республика парламенты башлыгы агымдагы ел барышында республиканың милли-мәдәни тормышында узган мөһим вакыйгалар белән таныштырды. Мисалга, апрель аенда III Татарстан халыклары Съезды узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 173 милләттән булган бер меңнән артыграк кеше катнашты.
Утырыш барышында җиде сорау каралды. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җирле иҗтимагый милли берләшмәләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров Ассамблея составына 36 милли берләшмә керүен, 13 районда Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре уңышлы эш алып баруын әйтте.
«Республикадагы милләтара тынычлыкны саклау һәм конфликтлы очраклар булдырмау өчен администрация вәкилләре белән берлектә җирлекләрдә эшне активлаштырырга кирәк, — дип сөйләде ул. — Районнардагы җирле милли-мәдәни берләшмә җитәкчесен сайлауга җаваплы карарга кирәк, кандидатура җирле хакимият белән килешенгән булырга тиеш».
Соңгы елларда Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне җайлау һәм республиканың чит ил студентларын республика мөхитенә җайлаштыру өлкәсендә проектларны уңышлы чынга ашыра, дип тә искәртеп үтте Николай Владимиров. Шуңа күрә ул утырышта катнашучы муниципаль берәмлекләр вәкилләрен Яшьләр Ассамблеясен республика буйлап үстерү эшендә актив катнашырга чакырды.
ТР районнарындагы миграция тотрыклыгы турындагы мәгълүмат белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция эшләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Соловьева таныштырды. ТР терроризм һәм экстремизмга каршы тору буенча республикакүләм программасы кысаларында чараларны чынга ашыру хакында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты кафедрасы профессоры Татьяна Титова, Нурлат районы мисалында җирле милли-мәдәни автономияләр белән милли-мәдәни һәм оештыру-методик эш алып бару турында Нурлат районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әлфия Галәветдинова сөйләде.
Докладлар тыңланып беткәч, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы район башлыкларының профилактик эшне көчәйтү максатында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү һәм уртага салып сөйләшү өчен халык җыеннарын һәм очрашуларны үткәрү буенча эшчәнлекне активлаштыруын сорады. Шулай ук яшьләр милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеген стимуллаштыру буенча чаралар күрү кирәклеген искәртте.
ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте материаллары буенча тәрҗемә