(24 май 2015) ТР парламенты башлыгы ватандашларны Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлый.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлый.
“Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне 24 майда Россия Федерациясендә һәм дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән тәбрик итәм. Бу вакыйга – борынгы заманда славян халыкларына «кириллица» әлифбасын бүләк итеп, хәзерге язмага, мәдәни һәм рухи бердәмлеккә нигез салган бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне.
Ул чорлардан алып унбер гасырдан артыграк вакыт узган. Бүген исә, XXI гасырда яшәүчеләр өчен бу вакыйга аерым мәгънә белән тулылана. Ул славян кавеменнән булган рус, украин, болгар, белорус, серб һәм башка халыкларның православие христиан өйрәтүләренә һәм аның әхлакый идеалларына нигезләнгән уртак башлангычларның һәм рухи традицияләрнең, тарихи бердәм мәдәни киңлеген чагылдыра.
Безнең күп милләтле һәм төрле диндәге халыклар яшәгән Татарстан өчен Славян язуы һәм мәдәнияте көне – күп гасырлар дәвамында Россия дәүләте киңлекләрендә һәм Европа илләрендә үзләренең дуслык мөнәсәбәтләрен үстереп һәм баетып гомер итүче тугандаш халыклар бердәмлегенең якты символы.
Хөрмәтле дуслар! Кирилл һәм Мефодийның фидакарь хезмәте белән барлыкка килгән славян язуы – чын мәгънәсендә гомумкешелек казанышы. Бүгенге глобальләшү һәм мәгълүмати технологияләрнең киң колачлы үсеше шартларында, славяннарның күп гасырлык тарихи-мәдәни традицияләренә мөрәҗәгать итү аерым әһәмияткә ия. 2015 елның Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителүе һич тә очраклы түгел. Ул безне борынгы бабаларыбызның бай рухи мирасына якынаерга, үзебезнең һәм дөнья әдәбияты шедеврларына мөрәҗәгать итәргә чакыра. Әлеге мәгърифәт бәйрәме төрле буын, милләт, дин кешеләре арасында дуслыкны ныгытуга, телләрнең һәм мәдәниятләрнең үзара баюына тагын бер адым булыр дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.
Күкләребез һәрвакыт аяз булсын!” – диелә ТР парламенты башлыгы Ф.Х.Мөхәммәтшинның ватандашларны Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлау текстында.
«Татар-информ» МА