Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ф.Мөхәммәтшин РФның Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе координаторы итеп билгеләнде

Ф.Мөхәммәтшин РФның Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе координаторы итеп билгеләнде

admin 29.05.2015
(29 май 2015) Бүген РФның Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең Казанда узучы XLIII утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бертавыштан, әлеге Ассоциациянең координаторы итеп билгеләнде.

Утырышта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һ.б. катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин 2005-2007 елларда Ассоциация эшен координацияләгән иде. Утырышта катнашучылар ТР Дәүләт Советы Рәисен абруйлы хезмәттәш һәм тәҗрибәле закон чыгаручы буларак бәяләде.

“Бу мәсьәләгә бердәм мөнәсәбәт булуга шатмын. Без Фәрит Мөхәммәтшинны күп еллар беләбез. Ул республика күләмендә генә түгел, ә федераль дәрәҗәдә абруйлы закон чыгаручы булып тора. Аның Татарстанның социаль-икътисадый һәм милләтара үсеше буенча эшенә югары бәягә ия”, — дип билгеләп үтте М.Бабич.

Үз чиратында, Фәрит Мөхәммәтшин ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт сузләрен җиткерде.

«Татар-информ» МА язмасы буенча

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57