Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин Дуслык дәресендә патриотлык турында сөйләде

Фәрит Мөхәммәтшин Дуслык дәресендә патриотлык турында сөйләде

admin 11.10.2022

Татарстан Республикасы Дәүләт советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортында узган Дуслык һәм татулык дәресендә булды. (ФОТО).

Ул залда утыручы укучыларга тәрбия, дуслык һәм патриотлык турында киңәшләр белән мөрәҗәгать итте.

«Мондый Дәресләр булганда без намус белән тынычлыкны, үзара аңлашуны, татулыкны саклап кала алабыз. Мондый чаралар патриотлыкны пропагандаларга булыша», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шунысы кызык, бу Дәрестә күптән түгел Фәрит Мөхәммәтшин үзе барып күргән Казанның Киров районының 182 нче политехник лицееның җиденче сыйныф укучылары бар иде. Лицейда сәясәтче Бөтенроссия әтиләр көненә (бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә) багышланган дәрестән тыш «Мөһим турында сөйләшүләр» дәресе кунагы булган.

РТ Дәүләт Советы Рәисе белән Дәрестә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: «Татар моңы» янәдән Казанда яшь башкаручыларны җыячак
Далее: Ноябрьдә зур этнографик диктант язачаклар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57