Бүген Казанның Бауман урамында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Күпмилләтле Татарстанның геройлары» күргәзмәсе ачылды.
Анда тәкъдим ителгән геройларның тарихлары белән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ФС Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Фәннәр академиясе, ТР Халыклар дуслыгы ассамблеясе вәкилләре, Татарстанның милли-мәдәни автономияләре лидерлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре танышты.
Фәрит Мөхәммәтшин республика халыклары Ассамблеясе Башкарма комитетына бәйрәм күргәзмәсен югары дәрәҗәдә оештырганы өчен рәхмәт белдереп, экспозицияне Бөек Җиңү истәлегенә лаеклы өлеш дип атады.
«Бөек Ватан сугышы турында хакыйкать истәлегенә үз өлешләрен керткән оештыручыларга рәхмәт белдерәм, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәне ачып. – Шәһәребездә яшәүче һәркем, кунаклар бу күргәзмәне күрә алачак, халкыбызның геройларын һәм батыр улларын янәдән хәтеренә теркәп куячак».
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенә караганда, сугыш елларында Татарстаннан фронтка 700 меңләп кеше киткән. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен 353 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 200 меңнән арты кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
«Күргәзмәдә Борис Кузнецов, Муса Җәлил һәм башка Советлар Союзы геройларының исемнәре – безнең горурлыгыбыз, бөек хәтеребез. Без буыннан-буынга илебезне фашизмнан коткарган халык каһарманлыгы турындагы истәлекне тапшырачакбыз», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Журналистлар белән сөйләшкәндә Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин күргәзмәнең актуальлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.
«Бөек Ватан сугышында Җиңүне Советлар Союзының күпмилләтле халкы яулады, – дип искәртте ул. – Һәм бүген махсус хәрби операциядә Татарстанның төрле милләт вәкилләре катнаша. Күргәзмәнең максаты Россиянең күпмилләтле халкының җиңелмәс көч чыганагы булуын күрсәтү иде. Бердәм булуыбыз белән без теләсә нинди кыенлыкларны һәм теләсә нинди дошманны җиңәргә сәләтле».
Күргәзмәне Татарстан Халыклары ассамблеясе республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырган. Экспозициядә Татарстан Республикасында туган 42 геройның тарихы күрсәтелгән. Алар арасында Советлар Союзы геройлары, Дан, Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалерлары бар.
Экспозицияне әзерләүдә ТР Халыклар дуслыгы йорты, «Безнең йорт – Татарстан» журналы редакциясе, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, «Хәтер Китабы» редакциясе катнашкан.
Казанда күргәзмә экспонатлары өч ай дәвамында тәкъдим ителәчәк, шуннан соң экспозицияләрне республиканың башка шәһәрләрендә урнаштыру планлаштырыла.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте