Бүген Мәскәүдә, РФ ФС Дәүләт Думасында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Идел буенда яшәүче халыкларның 44 ир-ат һәм хатын-кыз костюмы, бизәнү әйберләре һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән.
Татарстан җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов, «Гадел Россия – Дөреслек өчен!» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Вячеслав Макаров, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Мәдәният министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Халыклар йорты вәкилләре, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан халыклары Ассамблеяе башкарма комитеты җитәкчесе ассамблеясе рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм республиканың милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашты.
Идел буе халыкларының традицион киемнәренең аутентик реконструкцияләнгән коллекциясен тикшерү һәм әзерләү буенча тарихи-этнографик проект Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Дуслык йорты тарафыннан тәкъдим ителде һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. 2024 ел нәтиҗәләре буенча проект Россия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен «Милләт горурлыгы» абруйлы бөтенроссия иҗтимагый премиясенә лаек булды.
«Россия – күп милләтле һәм поликонфессиональ ил, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – бу күргәзмәне оештырганда без Татарстанның – Россиянең терәк төбәгенең милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, илебез һәм республикабызның күпмилләтле халкы бердәмлеген саклау һәм ныгыту өлкәсендә ничек эшләвен күрсәтү максатын куйдык».
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада 175 милләт вәкиле булган 4 миллионнан артык кеше яши.
«Республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өчен күп эшләр башкарыла, безнең гасырлык дуслыкка икътисади санкцияләр дә, махсус хәрби операция дә йогынты ясамады, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу юнәлештә иң нәтиҗәле ысулларның берсе Татарстан халыклары Ассамблеясе булды, ул безнең халыкларны берләштерүдә гаять мөһим роль уйнады. Без республикабызның күпмилләтлелегенә ярдәм итү, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен саклау өчен дә күп эшлибез. Халыкларның күп төрлелеге – республикабызның милли байлыгы».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан халыклары Ассамблеясе утырышларының берсендә нәсел-ыру мәдәниятен һәм этник үзенчәлекләрен чагылдыру нисбәтеннән милли костюмның үзенчәлеген саклау идеясе барлыкка килгән.
«Милли костюм – халыкның үзенчәлекле тарихының бер өлеше, – дип ассызыклады ул. – Коллекциядән экспонатлар төрле мәйданчыкларда, шул исәптән РФ ФС Федерация Советында, Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитының мәдәни программасы кысаларында, Казанда РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында катнашучы төбәк башлыклары очрашуында, Казан Кремлендә уңышлы күрсәтелде».
Бүген шәһәр һәм авыл халкының 44 костюм комплексы тәкъдим ителгән экспозиция яңартылып тора.
«Дәүләт Думасында бик күп күргәзмәләр оештырылды, әмма бу – уникаль, – дип белдерде Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – без беренче тапкыр Идел буе халыкларын аларның традицион киемнәре образында күрә алабыз. Россия цивилизациясенең асылы тынычлыкта һәм хезмәттәшлектә, халыкларның дуслыгында һәм татулыгында. Һәм Татарстан Идел буе халыкларының иң яхшы традицияләрен, үзенчәлеген һәм күптөрлелеген саклап кала һәм арттыра алган. Үз тамырларыбызга карата мондый ихтирамлы мөнәсәбәт халкыбызны тагын да көчлерәк һәм бердәмрәк итә».
Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Вячеслав Макаров республика Дәүләт Советына, күргәзмәне оештыручыларга, Дәүләт Думасындагы Татарстан депутларына актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, күргәзмәдә күрсәтелгән халыклар дуслыгының көчен һәм куәтен билгеләп үтте. «Бу күргәзмә экспонатларында тарих кына түгел, аларда – барлык халыкларның һәм милләтләрнең, этник төркемнәрнең җаны һәм йөрәге, – дип ассызыклады ул. – Татарстанда моны хәтерлиләр һәм бәялиләр».
«Гадел Россия — Дөреслек өчен!» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов шулай ук Татарстан парламентына матур һәм эчтәлекле экспозиция өчен рәхмәт белдерде. «Бик зур эш башкарылган, күп халыкларның 44 милли костюмы торгызылган, дип билгеләп үтте ул. – Безгә киләчәктә Россия Федерациясенең барлык халыклары костюмнарын торгызырга омтылырга кирәк».
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, күргәзмә күп милләтле һәм күп конфессияле илнең мәдәниятенә һәм традицияләренә сакчыл карарга чакыра.
«Татарстанда күпмилләтле халыкның тынычлыгын һәм татулыгын ышанычлы яклаучы гавами хакимиятнең нәтиҗәле системасы төзелгән, моны республиканың мөселман өммәте лидеры Камил хәзрәт тә, Владыка митрополит Кирилл да раслый, – дип басым ясады Ярослав Нилов. – Лаеш районының Никольское авылында ел саен үткәрелә торган Каравон рус мәдәнияте бәйрәмендә катнашып, моңа үз күзләрең белән инанырга мөмкин. Татарстанның барлык авылларында һәм шәһәрләрендә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә уза торган татар Сабантуена барырга мөмкин, һәм барлык халыкларның тынычлыгын һәм мәдәниятен саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңларсың».
«XIX гасырның икенче яртысы — XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе Дәүләт Думасында 4 апрельгә кадәр эшләячәк.
Рамиль Азимов фотолары