Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт флагы көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт флагы көне белән котлады

admin 22.08.2022

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады.

«Россия Федерациясенең төп көче – аның талантлы һәм тырыш, Ватаныбызның уңышлы һәм якты киләчәге өчен хезмәт куючы халкы. Гражданнар бердәмлеге һәм конфессияара татулык, үзара ышаныч һәм мәдәниятләрнең рухи бөтенлеге, күп гасырлык традицияләрнең һәм гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга күчүе, бай табигый һәм интеллектуаль потенциал – болар барысы да  безнең киләчәгебезнең ныклы нигезен тәшкил итә. Безне, Татарстан Республикасы халкын, бердәм Россия дәүләте гражданнарын, рухи бергәлек һәм Ватанга тугрылык хисе берләштерә. Бүгенге катлаулы шартларда без милли лидерыбыз – Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга теләктәшлек белдерәбез һәм бердәмлек күрсәтәбез. Ышанам ки, иңне-иңгә куеп, без сынауларның барысын да җиңеп чыгачакбыз һәм, барлык уйларыбызны тормышка ашырып,  куелган максатларга ирешәчәкбез.

Кадерле дуслар! Россиянең барлык гражданнары өчен, аларның этник һәм социаль хәленә бәйсез рәвештә, аеруча әһәмияткә ия булган әйберләр һәм символлар бар. Алар исәбенә, һичшиксез, илнең төп символик атрибутлары керә. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятуын телим. Тынычлык, иминлек һәм бәхет сезгә, хөрмәтле ватандашлар!», – диелә котлауда.

ТР Дәүләт Советы

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57