ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен бүген бәйрәм ителүче Россия матубгаты көне белән котлады. Котлау ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында урнаштырылган.
«Тематик юнәлешләре буенча төрле булган басмаларда безнең күпмилләтле илебезнең тарихы, узган вакыт чорларының һәм хәзерге заманның «рухы» чагылдырылган. Медиа-киңлек тиз үзгәрүгә һәм ММЧның үсешнең яңа юлларын эзләүләренә карамастан, басма сүз элеккечә абруйлы һәм кирәкле булып кала», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.
Шулай ук ул әлеге бәйрәмгә кагылышы булган һәркемгә эшнең шатлык һәм канәгатьләнү, бетмәс-төкәнмәс илһам, яңа иҗади казанышлар, бәхет, игелек һәм тынычлык алып килүен теләде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге