Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне 21 февральдә Җир шарының барлык тарафларында да билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне белән чын күңелдән котлыйм.
«Идегәй» татар халык дастанында «Ым белмәгән тел белмәс, тел белмәгән ил белмәс» дигән юллар бар. Һәм бу чыннан да шулай, һәр халык өчен үз телен саклау – аның милли үзенчәлеген саклап калу мәсьәләсе дә. Шул ук вакытта, хәзерге көн тикшеренүләре планетада яшәүчеләр аралаша торган телләр санының көннән-көн кимүен дәлилли. Моның сәбәпләре төрле: глобальләшү, региональ конфликтлар, этник төркемнең саны кимүгә бәйле рәвештә телнең социаль дәрәҗәсе төшү. Халыкара фәнни җәмәгатьчелек әлеге күренешкә каршы көрәш юлларын эзли.
Россия Федерациясендә 190нан артык зур һәм кече халык яши, аларның һәрберсе үзенең күпгасырлык тарихына, үзенчәлекле мәдәниятенә һәм тел мохитенә ия. Мондый күптөрлелек уртак байлык тәшкил итә, илебез куәтенең кабатланмас чыганагы булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре дәүләтнең бөтенлеген тәэмин итү, этникара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау өчен гаять зур әһәмияткә ия.
Узган елда Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты Россия халыклары телләрен саклап калу программасын бастырып чыгарды, 155 «тере» телне үз эченә алган реестр төзелде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның күбесенең куллану даирәсе чикләнгән, ә өчтән беренә, гомумән, җуелу куркынычы яный. Шушы мәсьәләләрнең кискенлеген һәм мөһимлеген танып, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе буенча телләр турындагы яңа закон проекты әзерләнә, дәүләт телләр сәясәтенең нигезләре эшләнә. Аларга кертеләчәк чаралар туган телләрнең яшәеш сәләтен арттырыр, ил күләмендә дә, аның күпсанлы төбәкләрендә дә бу нечкә өлкәдә дөрес сәясәтне гамәлгә ашыруда ярдәм итәр дип саныйбыз.
170тән артык халык вәкилләре яшәүче Татарстан өчен бу бердәнбер дөрес юл булып тора. Республика, үзендәге этник мәдәниятләр һәм традицияләрне саклау өчен бертигез мөмкинлекләр булдырып, күп кенә Россия Федерациясе субъектларына үрнәк күрсәтә. Үз тамырларыбызны ихтирам итәбез һәм уртак йортыбызда яшәү һәркемгә дә уңайлы булсын өчен омтылабыз. Уңышлы киләчәгебезне күптеллелек гармониясенә ирешүдә, милли мәгариф, әдәбият һәм сәнгать үсешендә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүдә күрәбез. Әлбәттә, күп нәрсә үзебездән тора, әмма дәүләт һәм җәмгыять тел күптөрлелеген саклап калуда бердәм булса, телләр яшәячәк.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим! Халыкара туган тел көне чын мәгънәсендә тынычлык, хөрмәт һәм бер-береңне аңлау бәйрәме булсын!